erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстан авылларга медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү өчен РФ бюджетыннан акча алачак

«Земский доктор» и «Земский фельдшер» программалары буенча компенсация түләүләренә юнәлтәчәкләр

Татарстан һәм тагын 17 төбәк авыл җирлегенә медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү өчен федераль бюджеттан акча алачак. 303 млн сум бүлеп бирү турындагы карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

Акчаны «Земский доктор» и «Земский фельдшер» программалары буенча компенсация түләүләренә юнәлтәчәкләр. Анда катнашучы белгечләр авыл төбәкләрендә эшкә урнашкан өчен 500 меңнән алып 2 млн сумга кадәр компенсация түләүләре алалар.

"Бу авыл җирлекләрендә, кече шәһәрләрдә һәм ерак бистәләрдә сәламәтлек саклау оешмаларына 500 гә якын медик – табибларны да, фельдшерларны да, шәфкать туташларын да, акушерларны да җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу территорияләрдә яшәүчеләр өчен ярдәмнең сыйфаты һәм аннан файдалана алу мөмкинлеге артачак", - дип билгеләде Мишустин.


Нет комментариев