erid:2VtzquqpS7d
Арча районы мәктәпләрендә «Алдынгылар Советы» рәисләрен сайлау башланды
Арча яңалыклары

Арча районы мәктәпләрендә «Алдынгылар Советы» рәисләрен сайлау башланды

Укучылар кандидатларның чыгышларын тыңлый, аларның тәкъдимнәрен бәяли һәм үз тавышларын бирә

Арча районы мәктәпләрендә «Алдынгылар Советы» рәисләрен сайлау бара. Мәктәп коридорлары чын мәгънәсендә фикер алышу мәйданчыкларына әверелде: укучылар кандидатларның чыгышларын тыңлый, аларның тәкъдимнәрен бәяли һәм үз тавышларын бирә.

Бүгенге көнгә инде берничә мәктәптә сайлау нәтиҗәләре билгеле:

  • Арчаның 5 гимназиясендә — Ралина Фәйзиева;
  • Түбән Мәтәскә мәктәбендә — Ралина Бәйрәмова;
  • Сеҗе мәктәбендә — Инсан Габдрәшитов;
  • Утар-Аты мәктәбендә — Камилә Хөснетдинова.

Чыганак: район башлыгы матбугат хезмәте


Нет комментариев