erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда 50 мәдәният хезмәткәре 1 млн сум күләмендә түләү алачак

Быел Татарстанда 50 мәдәният хезмәткәре «Земский работник культуры» программасы кысаларында бер тапкыр бирелә торган түләүгә ия булачак. Белгечләргә республикадагы 50 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларга эшкә күчеп китү мөмкинлеге бирелә.

 

Һәр катнашучыга 1 млн сум күләмендә ярдәм каралган. Бу акчаны белгечләр торак сатып алуга, аны төзекләндерүгә, шулай ук яңа урында күчеп урнашу белән бәйле башка чыгымнарга юнәлтә ала.

Программаны гамәлгә ашыруга быел 50 млн сум бүлеп бирелә. Шуның 27 млн сумы федераль бюджеттан, 23 млн сумы Татарстан бюджетыннан финанслана.

«Земский работник культуры» программасы Россиядә 2025 елда Президент Владимир Путин кушуы буенча эшли башлады. Ул кечкенә торак пунктларга белгечләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чараларының бер өлеше булып тора.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев