“Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев әйтүенчә, быел безнең район юлларында 991 млн 456 мең 293 сумлык төзү эшләре башкарылачак.
Урта Бирәзә, Сеҗе, Яңа Кенәр-Түбән Оры, Арча-Теләче юлларында эшләр төгәлләнде инде. Иске Йорт, Урта Сәрдә-Түбән Аты, Түбән Аты-Колачы, Түбән Аты, Апаз-Пөшәңгәр-Мирҗәм юлларында эшләр дәвам итә.
Элек-электән юл газабы – гүр газабы, дигәннәр. Хәзерге яшьләр өчен бу сүзләр әкият кебек тоелырга мөмкин. Сеҗе авылында яшәүче өлкәннәр әйтә, без Арчага йомыш белән барсак кунып кайта идек, диләр. Узган гасыр урталарында дамбалар да юк иде бит әле. Язгы, көзге пычракларда йөк машиналарын чылбырлы тракторлар тартып йөри иде.
Совет чорында язгы чәчүләр беткәч юл төзү айлыгы игълан итәләр иде. Авыллар арасындагы хәзерге дамбалар юл төзү оешмасы белән бергә колхоз, совхозлар көче белән күтәрелде. Венета юлын салганда райкомның беренче секретаре Харис Зәйнуллин җитәкчеләрне шунда җыеп планлаштыру үткәрә иде.
“Иң бәхетлеләренә” асфальт җәелде
Тора-бара ул юлларның күбесенә таш, соңгарак “иң бәхетлеләренә” асфальт җәелде. “Бәхетсезләре” бүген дә шул балчык өелгән дамбалар хәлендә. Урта Сәрдә, Колачы, Михайловка юллары менә шулар исәбенә керә. Урта Сәрдә юлы иң озыны – 7 километр 382 метр. Язгы-көзге пычракларда аннан үтү газапларын ул як халкы үзләре генә белә. Дамба кырыйларын агач, куаклар басты, җәйләрен дә юл өстендә тузан болыты тора иде.
Иде дип язам, чөнки хәзерге вакытта бу юлларда “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы осталары мәш килә. Арча – Әтнә юлыннан Түбән Аты авылының мәдәният йортына кадәр (2 километр 625 метр) асфальт җәячәкләр. Түбән Атыдан Урта Сәрдә, Колачы авылларына кадәр вак таш түшәләчәк.
– Мондый хәлләргә күңелнең һаман да ышанасы килми әле, – ди Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова.
Урта Сәрдәгә килен булып төшкән ул, Каенсар авылыннан. Менә 9 ел ярым инде шушы юлдан Түбән Атыга барып, кайтып йөри. Республика Рәисе Рөстәм Нургалиевичка, район башлыгы Алмаз Габдерәүфовичка Урта Сәрдә, Колачы авылларында яшәүчеләр исеменнән зур рәхмәт, ди ул.
Михайловка авылында яшәүчеләрнең дә шатлыгы зур – Венета авылыннан Михайловка авылына кадәрге юл ныклап төзекләндерелде, 102 млн сумга якын эш башкарылды.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев