«Земство мәдәният хезмәткәре» программасы Россиядә 2025 елдан эшли. Ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә кертелде. Проектның төп максаты – кечерәк торак пунктларга мәдәният өлкәсендә квалификацияле белгечләр җәлеп итү.
Быел Татарстанда 50 мәдәният хезмәткәре «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы кысаларында 1әр млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.
Программа кысаларында белгечләр республикада 50 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларга эшкә күчәчәк.
Түләүне торак сатып алуга яки аны төзекләндерүгә, шулай ук күченү һәм яңа урында урнашу белән бәйле башка чыгымнарга тотарга мөмкин.
2026 елда программаны гамәлгә ашыруга Татарстанда 50 млн сум каралган. Аның 27 млн сумы федераль бюджеттан, 23 млн сумы республика бюджетыннан биреләчәк.
Чыганак: https://baltaci.ru/
Нет комментариев