erid:2VtzquqpS7d
Районда балаларның кичке вакытта урамда йөрүенә контроль дәвам итә
Арча яңалыклары

Районда балаларның кичке вакытта урамда йөрүенә контроль дәвам итә

Районда балигъ булмаган балаларның кичке вакытта иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар дәвам итә. Әлеге чараларда ата-аналар һәм педагоглар катнаша.

Арчаның 5нче гимназиясе, Ашытбаш, Наласа һәм Түбән Мәтәскә мәктәпләре коллективлары да кичке рейдларга чыкты, дип хәбәр итә район мәгариф идарәсе.

Белгечләр искәртүенчә, мондый рейдларның төп максаты - балигъ булмаганнарның кичке вакытта караучысыз йөрүенә юл куймау һәм аларның иминлеген тәэмин итү. Россия законнары нигезендә, балигъ булмаган бала 22:00 сәгатьтән соң урамда өлкәннәрдән башка йөргән очракта, аның әти-әнисенә карата административ чаралар күрелергә мөмкин.

 Аерым алганда:

  • Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 5.35нче маддәсе нигезендә ата-анага административ беркетмә төзелергә мөмкин;
  • балигъ булмаган бала балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәпкә куелырга мөмкин;
  • өч сәгать эчендә баланы әти-әнисенә тапшыру мөмкин булмаса, ул вакытлыча тоту үзәгенә яки полициянең дежур частена урнаштырылырга мөмкин.

 


Нет комментариев