erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Яшел Үзән районында Булатка елгасы һәм Очки күле экореабилитацияләнде

Татарстанның Яшел Үзән районында ике су объектына экореабилитация үткәрелде. Эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.

Нурлат авылында Булатка елгасының 1,72 чакрым озынлыктагы үзәне төп утырмалардан чистартылган. Эрозиядән зыян күргән аерым участокларда ярлар таш белән ныгытыла.

Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Илнур Насретдинов сүзләренчә, экореабилитациягә кадәр язгы ташу вакытында елга буендагы йортларны су басу очраклары булган. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә халыкны суның тискәре йогынтысыннан саклау, инфраструктура, хуҗалык корылмалары һәм җирле зират куркынычсызлыгын тәэмин итү мөмкинлеге туган.

Елганы чистарту эшләренә 2025 елда керешкәннәр. Эшләр «Суларның тискәре йогынтысыннан саклау һәм гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылган. Эшләрнең дәүләт заказчысы — Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына караган «Геоцентр РТ» дәүләт бюджет учреждениесе, ә подрядчы — «Татмелиорация» компаниясе. Чистартуның гомуми бәясе 23 млн сумнан артык тәшкил иткән.

Быел экореабилитация үткәрелгән тагын бер су объекты – Октябрьский бистәсендәге В.П.Энгельгардт исемендәге обсерватория территориясендәге Очки күле. Эшләр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитен саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында башкарылды. Проектның гомуми бәясе 13 млн сумнан артык тәшкил иткән.


Нет комментариев