erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Сак булыгыз!

Сайлаулар вакытында саклык чаралары турында онытмагыз. Бу көннәрдә халыкка аеруча уяу булырга кирәк. Түбәндәге киңәшләр үзегезнең, якыннарыгызның тормышын һәм сәламәтлеген сакларга ярдәм итәр.

Күзәтүчән булыгыз! Чит әйберләр күргәндә игътибарсыз калдырмагыз. Беркайчан да саклауга, башка кешеләргә тапшыру өчен әйбер алмагыз. Шикле әйберләр янына якын килмәгез, бу тормышыгызны харап итәргә мөмкин.

Балаларыгызны куркынычсызлык чараларына: урамда чит кешеләр белән сөйләшмәскә, таныш булмаган кешеләргә ишек ачмаска, хуҗасыз уенчыкларны алмаска, очраган әйберләргә кагылмаска өйрәтегез.

Әгәр шартлагыч җайланма булырга мөмкин әйбергә очрасагыз аңа кагылмагыз, ачмагыз, аны күчермәгез, ераккарак китеп оператив-тикшерү төркеме килгәнен көтегез. Шартлагыч җайланмалар сумкалар, каплар, уенчыклар һ.б. эчендә булырга мөмкин.

Бу көннәрдә мошенниклар да шалтыратуы бар, игътибарлы булыгыз, түбәндәге телефоннар белән хәбәр итегез.

Экстрен хезмәтләр телефоннары

  • Бердәм дежур-диспетчер хезмәте – 112 (кәрәзле телефоннан), 3-00-20, 3-00-36 (стационар телефоннан). Сим-карта блокланган булса яки бөтенләй булмаса да теләсә кайсы кәрәзле элемтә операторыннан бушлай шалтыратып була;
  • 107нче янгын-коткару часте – 101 (кәрәзле телефоннан), 01, 3-35-91 (стационар телефоннан);
  • Полиция – 102 (кәрәзле телфоннан), 02, 3-12-02 (стационар телефоннан);
  • Ашыгыч медицина ярдәме – 103 (кәрәзле телфоннан), 03, 3-15-03 (стационар телефоннан);
  • Газ хезмәте – 104 (кәрәзле телефоннан), 04, 3-11-04 (стационар телефоннан);
  • Районда террорчылыкка каршы комиссия сәркатибе – 8-84366-3-25-33 (кәрәзле телефоннан), 3-25-33 (стационар телефоннан);
  • Район башлыгының кабул итү бүлмәсе – 8-84366-3-14-33 (кәрәзле телефоннан), 3-14-33 (стационар телефоннан). 

Арча муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия


Нет комментариев