erid:2VtzquqpS7d
Арчада Наил Габдрахманов истәлегенә шахмат буенча район беренчелеге узды
Арча яңалыклары

Арчада Наил Габдрахманов истәлегенә шахмат буенча район беренчелеге узды

Ярышларда өч яшь категориясендә көч сынаштылар

Арчада шахмат буенча районның ачык шәхси беренчелеге узды. Быелгы ярыш күренекле мәгариф хезмәткәре, хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Наил Газиз улы Габдрахманов истәлегенә багышланды.

Наил Газиз улы Габдрахманов гомерен мәгарифкә һәм яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган шәхес буларак район тарихында тирән эз калдырган. Аның истәлегенә багышланган шахмат турниры төрле буын вәкилләрен бер мәйданда очраштырды.

ярышлар өч категориядә узды

Ярышларда өч яшь категориясендә көч сынаштылар. Катнашучылар шахмат тактасы артында осталыкларын, игътибарлылыкларын һәм стратегик фикерләүләрен күрсәтте.

 Малайлар арасында җиңүчеләр (13 яшькә кадәр):

  • 1 урын – Карим Аюпов, Арчаның 1нче мәктәбе
  • 2 урын – Раниф Мостафин, Утар Аты мәктәбе
  • 3 урын – Азамат Хәйретдинов, Арчаның 3нче мәктәбе

 Кызлар арасында:

  •  1 урын – Чулпан Мостафина, Утар Аты мәктәбе
  • 2 урын – Гүзәл Аблиева, Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицей
  • 3 урын – Камилә Миннебаева, Арчаның 5нче гимназиясе

 Егетләр арасында (яшүсмер): 

  •  1 урын – Данияр Галиуллин, Арчаның 1нче мәктәбе
  • 2 урын – Радмир Газизов, Арчаның 1нче мәктәбе
  • 3 урын – Нияз Заһидуллин, Арчаның 6нчы мәктәбе

 Кызлар: 

  •  1 урын – Әмина Шәйдуллина, Шурабаш мәктәбе
  • 2 урын – Зәрина Сөнгатова, Арчаның 1нче мәктәбе
  • 3 урын – Дилә Сабирова, Арчаның 5нче гимназиясе

Ветеранннар: 

  • 1 урын – Марсель Хәлилов
  • 2 урын – Рафаэль Хәбибуллин
  • 3 урын – Равил Яруллин

Чыганак: район башлыгы матбугат хезмәте


Нет комментариев