erid:2VtzquqpS7d
Район башлыгы авыл хуҗалыгы һәм инвестиция проектлары белән танышты
Арча яңалыклары

Район башлыгы авыл хуҗалыгы һәм инвестиция проектлары белән танышты

15 сентябрьдә Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов райондагы берничә мөһим авыл хуҗалыгы һәм инвестиция объектының эшчәнлеге белән танышты.

Район башлыгы Пошалым, Тылаңгыр һәм Бимәр басуларында булды. Биредә кыр эшләренең барышы, җирләрдән нәтиҗәле файдалану һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлеге белән танышты.

Алмаз Хисаметдинов шулай ук яңа инвестор эшчәнлеген башлаган мәйданнарны карады. Сәфәр барышында  район башлыгы яңа ачылырга торган таш карьерында, «Ватан» һәм «Северный» хуҗалыкларында да булды. Биредә эшләрнең торышы һәм киләчәктә объектны файдалануга кертүгә әзерлек мәсьәләләре каралды.
 


Нет комментариев