Быел республикада урман фондындагы 2550 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Аның 1200 гектары «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылган.
Татарстан урманнарында быел төрле ысуллар белән яңадан агачлар үстерүгә юнәлтелгән эшләр алып барылган. Аерым алганда, 1200 гектарда урман культуралары утыртылган, 2 гектарда катнаш ысул кулланылган, ә 1348 гектарда табигый яңару тәэмин ителгән. Нәтиҗәдә, урман торгызу һәм урман утырту мәйданының киселгән һәм һәлак булган урманнар мәйданына нисбәтен күрсәтүче максатчан индикатор 104 процент тәшкил иткән.
Эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 2026 елда Татарстандагы төбәк проектын финанслау күләме федераль бюджеттан 160 миллион 779 мең сум тәшкил итә. Әлеге акчалар урман торгызуга, урман үсемлекләре орлыклары запасларын булдыруга, урман орлыкчылыгы объектларын үстерүгә һәм урман культурасы, урман янгыннарына каршы техника сатып алуга юнәлдерелә.
Нет комментариев