erid:2VtzquqpS7d
Тәҗрибәле педагоглар булачак хезмәттәшләренә осталыкларын күрсәтте
Арча яңалыклары

Тәҗрибәле педагоглар булачак хезмәттәшләренә осталыкларын күрсәтте

Тәҗрибә белән уртаклашу һәм буыннар дәвамчанлыгы — педагогик осталыкны үстерүнең мөһим өлеше.

Арчаның 10нчы балалар бакчасында  педагогика көллияте студентлары өчен ачык дәресләр уздырылды. Булачак укытучы һәм тәрбиячеләр тәҗрибәле педагогларның эшен күзәтеп, һөнәри осталыкларын арттыру өчен файдалы белемнәр алды.

Булачак педагоглар остазларның эшен читтән күзәтеп торды
Булачак педагоглар остазларның эшен читтән күзәтеп торды

Чара барышында педагоглар заманча белем бирү технологияләре һәм интерактив укыту алымнары белән таныштырдылар. Студентлар балаларның игътибарын җәлеп итү, алар белән ышанычлы мөнәсәбәт урнаштыру һәм дәресне кызыклы итеп оештыруның практик ысулларын күрделәр.

Булачак педагоглар балалар белән эшләүнең төрле алымнарын күрделәр.
Булачак педагоглар балалар белән эшләүнең төрле алымнарын күрделәр.

Көллият студентлары дәресләр барышын зур кызыксыну белән күзәтте, үзләренә кирәкле мәгълүматларны язып барды. Дәресләр тәмамланганнан соң алар педагогларга сораулар биреп, аерым алымнар һәм эш этаплары турында фикер алышты.

Мондый очрашулар яшь белгечләрнең һөнәри юнәлештә үсешенә, теорияне гамәли тәҗрибә белән бәйләргә ярдәм итә. Тәҗрибәле педагогларның үз белемнәре һәм эш алымнары белән уртаклашуы киләчәктә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында эшләячәк белгечләр өчен аеруча әһәмиятле.

Мәгьлумат балалар бакчасының МАХтагы төркеменнән алынды


Арча хәбәрләре

Нет комментариев