erid:2VtzquqpS7d
«Кәче иле»: туган як тарихына сәяхәт
Арча яңалыклары

«Кәче иле»: туган як тарихына сәяхәт

Арчаның «Казан арты» тарих-этнография музеенда галим, төбәкне өйрәнүче Фоат Закировның яңа китабы - «Кәче иле» басмасына багышланган очрашу узды.

Очрашу Арча туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең беренче «түгәрәк өстәле» кысаларында оештырылды. Биредә күренекле фән эшлеклеләре, китапны әзерләүдә һәм бастыруда өлеш керткән белгечләр, район тарихчылары һәм туган якны өйрәнүчеләр катнашты.

«Кәче иле» китабы авторның туган ягына, аның авылларына, кешеләренә, табигатенә һәм тарихи үткәненә багышланган. Очрашуда катнашучылар Фоат Закировның авыллар тарихын һәм туган як табигатен өйрәнүдәге күпьеллык хезмәтен билгеләп үттеләр. Китап авторы китапны булдыруда узган юлы һәм кулъязманың кыскача эчтәлеге белән таныштырды.

Фәйзелхак Ислаев авторга соклануын белдерде

Туган якны өйрәнүче галим Фәйзелхак Ислаев Фоат Закировның киң кырлы кеше булуын ассызыклады.

«Фоат белән безне авыл тарихлары дуслаштырды. Без хәзер гаиләләр белән аралашып яшибез. Уртак фикерле шугдый кеше булуына мин бик сөенәм», – диде ул.

Китапта туган җирнең тарихы аша буыннар бәйләнеше, халык хәтере һәм туган туфракка булган мәхәббәт чагылыш таба. «Кәче иле» — үз тамырларыңны барларга, ата-бабалар үткәнен искә төшерергә һәм туган як белән бәйләнешне тирәнрәк тоярга мөмкинлек бирүче хезмәт.

Очрашу барышында китапның эчтәлеге, аны әзерләү тарихы һәм районның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүнең әһәмияте турында фикер алыштылар. 

Чулран Ялалова авторга соклануын белдерде

Фоат Закиров китаплары мөхәррире Чулпан Ялалова авторга соклануын белдерде.

«Ул шундый белемле автор, ләкин артык тыйнак һәм аралашырга рәхәт кеше. Фоат Закировның «Кәче иле» китабы – авыл тарихы гына түгел, ул тарихи роман. Аны кат-кат укыйсы килә», – диде ул

«Кәче иле» басмасы Арча төбәгенең тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән хезмәтләрнең берсе буларак, районның туган якны өйрәнү тарихында үз урынын алачак.

 


Нет комментариев