Районыбызның алдынгы комбайнчысы Фаил Хәлиуллин бүген Түбән Мәтәскә авылындагы 977 номерлы сайлау участогына хатыны Халисә белән тавыш бирде. Ике балаларын да алып килгәннәр иде. Балалары дүртәү, олыраклары өйдә калган. Халисә әлегә декрет ялында.
Фаил гади генә комбайнчы түгел, ул «Казанка» ширкәтенең баш инженеры. 2017 елдан бирле урак өстендә комбайнда, язын һәм көзен комплекс белән чәчү чәчә. «К-700» тркторы белән җир сөрә.
Бүген дә ул гражданлык бурычын үтәп чыккач гаиләсен өйгә кайтарып куйды да, өстен алыштырып басуга эшкә китте.
Нет комментариев