erid:2VtzquqpS7d
"Кечкенәләргә мәрхәмәтле булмаган, өлкәннәргә ихтирамын күрсәтмәгән бездән түгел"
Арча яңалыклары

"Кечкенәләргә мәрхәмәтле булмаган, өлкәннәргә ихтирамын күрсәтмәгән бездән түгел"

1-10 октябрь көннәрендә, Өлкән буын вәкилләренең проблемаларына һәм ихтыяҗларына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән өлкәннәр ункөнлеге уза.

Арча мөхтәсибәте дә шушы форсатны куллануда читтә калмады, «Киләчәккә ышаныч белән» @fond_verim хәйрия фонды белән берлектә, Арча картлар һәм инвалидлар интернат-йортына бардык, 80нән артык әзерләнгән бүләкләрне тапшырдык. Мөселман җәмгыяте өлкән яшьтәге кешеләргә карата хөрмәт һәм ихтирам күрсәтергә тиеш. Бу хакта Пәйгамбәребез ﷺ әйткән сүзләре дә сөйли: "Кечкенәләргә мәрхәмәтле булмаган, өлкәннәргә ихтирамын күрсәтмәгән бездән түгел" -дигән.


Нет комментариев