Белеп тору кирәк
Дәүләт автоинспекциясенең теркәү-имтихан алу бүлеге гражданнарга дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алырга киңәш итә
Дәүләт автоинспекциясенең теркәү-имтихан алу бүлеге хезмәтләреннән файдаланганда чиратларда вакыт үткәрмәс өчен, гражданнарга дәүләт хезмәтләренә алдан электрон рәвештә язылырга киңәш ителә.
Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталындагы тиешле хезмәтне сайлап, үзегезгә уңайлы көн һәм вакытны билгеләргә, шулай ук дәүләт пошлинасын түләргә мөмкин.
Алдан язылган гражданнарга имтихан пунктына билгеләнгән вакытта, якынча 10–15 минутлык аерма белән килү мөһим.
Җиде районга хезмәт күрсәтә
Дәүләт автоинспекциясенең теркәү-имтихан алу бүлеге Арча, Әтнә, Теләче, Балтач, Биектау, Саба һәм Кукмара районнарына хезмәт күрсәтә. Шуңа күрә бүлектә гражданнар агымы зур.
Чиратта озак көтмәс өчен, белгечләр дәүләт хезмәтләренә алдан язылырга киңәш итә. Шулай ук гариза биргәндә хезмәтнең тасвирламасын игътибар белән укырга кирәк. Анда нинди документларның оригиналы яки күчермәсе кирәклеге ачык күрсәтелә.
«Хокуксыз калганнар» өчен мөһим мәгълүмат
Транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң имтихан тапшырырга килүчеләргә имтихан бүлегенә паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ алып килү җитә. Теоретик имтихан тапшыру өчен медицина белешмәсе таләп ителми.
Белгечләр башта имтихан тапшырырга, аннан соң медицина комиссиясен үтәргә киңәш итә. Сәбәбе – медицина белешмәсенең гамәлдә булу вакыты бер ел белән чикләнә, ә кайбер гражданнар имтиханны ике ел дәвамында тапшыра алмый.
Шул ук вакытта транспорт чарасын исерек килеш яки наркотик матдә тәэсирендә идарә иткән өчен, шулай ук медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләргә машина йөртү таныклыгын кире алу өчен медицина бәяләмәсе кирәк.
Имтиханны кайчан тапшырырга мөмкин?
Хокукыннан мәхрүм ителгән машина белән идарә итүче имтиханны мәхрүм итү вакытының яртысы узгач та тапшыра ала. Әмма таныклыгын ул бары тик мәхрүм итүнең тулы вакыты тәмамлангач кына кире ала.
Хокукыннан мәхрүм ителгән гражданнарга яңадан бары тик теоретик имтихан гына тапшырырга кирәк, гамәли имтихан – автомобиль йөртү – таләп ителми.
Башка төбәктә, Татарстан Республикасы чикләреннән читтә, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән гражданнар безнең бүлектә имтихан тапшыра алмый.
Дәүләт автоинспекциясенең теркәү-имтихан алу бүлеге һәр чәршәмбе көнендә 8:00–11:00 сәгатьләрдә кабул итә.
Нет комментариев