erid:2VtzquqpS7d
Кеше--кара күргәнче дип, зур бер кисәкне алып капкан идем, үләм дип торам...
Арча яңалыклары

Кеше--кара күргәнче дип, зур бер кисәкне алып капкан идем, үләм дип торам...

Безгә коронавирус белән бәйле кызык хәлләрне дә сөйлиләр.

-- Кер сабыны исе килә дип аптырамагыз яме, -- дип сөйләп китте безгә бер танышыбыз. 

-- Бер дә аптырамыймыз, хәзер кулны кер сабыны белән юабыз бит, -- дибез.

-- Минем кулдан түгел, авыздан килә ул! И-и, малай җаным, адәм мәсхәрәсе булдым бит әле, зур гына бер кисәк кер сабыны каптым...

-- Нишләп?

-- Туганыбызга кибеттән азык--төлек алып кайтып бирдем. Чәйнекне генә кабызып җибәр, бергәләп чәй эчәрбез ди бу. Ә чәйнек янында савытка ваклап ширбәт тутырып куйганнар. Ә мин җүләр, бер зур кисәкне авызга алып каптым... Ә ул кер сабыны булып чыкты. Үләм дип торам. 

-- Кул юарга ваклап куйган идем, -- ди туганым. -- Алып куярга онытканмын...

-- Менә шундый хәлләр. Сабын да ашыйбыз хәзер... Әле дә авызда шуның тәме тора.

Хөрмәтле сайтны укучылар! Кызык хәлләрне безгә дә сөйләгез.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев