erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

КФУ метеорологы Казанга язгы җылының кайчан кайтачагын әйтте

Якындагы декадада Казанда һава температурасы климат нормасыннан 4..6 градуска түбәнрәк булачак.

Якындагы декадада Казанда һава температурасы климат нормасыннан 4..6 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Аномаль җылыдан соң безгә салкыннар кайтты. Бу арктикадан килү белән бәйле, салкын һава массалары Баренц диңгезеннән килде. Хәзер Россиянең бөтен Европа өлешендә суыклар күзәтелә», - дип аңлатты тикшерүче.

Юрий Переведенцев бу атнаның иң салкын төне киләсе төнгә – җомгадан шимбәгә туры киләчәген билгеләп үтте. Ул төнне Казанда -1 градуска кадәр суытачак. Әгәр фараз акланса, бу көнгә шәһәрдә метеокүзәтүләр тарихындагы абсолют салкынлык рекорды куелачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әмма тулаем алганда, Россия Гидрометеорологиясе фаразы буенча, Казанда майның уртача айлык температурасы климат нормасы чикләрендә булачак дип көтелә. Ул якынча +14 градус тәшкил итә. Ай коры булачак. Май башы бик салкын булган икән, димәк, аның киләсе ике декадасы шактый җылы булырга тиеш, дип өстәде галим.

https://tatar-inform.tatar/news/kfu-meteorology-kazanga-yazgy-ylynyn-kaican-kaitacagyn-aitte-5887064

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X