Кубок – Арчаның 6нчы мәктәбендә (+фотолар)
14 мартта Арчаның 6нчы урта мәктәбе спорт залында мәктәп укучылары арасында “Арча хәбәрләре“ газетасы призына шахмат буенча “Төньяк балкышы“ дип аталган ачык чемпионат узды.
Мондый ярышлар уздыру соңгы елларда матур традициягә әверелде. Анда катнашучыларның географиясе дә киңәя бара.
Ярышларны ачу тантанасында “Арча хәбәрләре“ газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин спортчыларга уңышлар теләде.
Баш хөкемдар Сөләйман Галиуллин, аның ярдәмчесе Владислав Абдулов, сәркатип Таһир Сәмигуллин ярышлар югары дәрәҗәдә үтсен өчен зур көч куйдылар. Кунакчыл хуҗаларга – 6нчы мәктәп (директор Дилүс Мостафин) коллективына да зур рәхмәт!
Спортчылар матур уеннар күрсәттеләр. Беренче тактада Инсаф Заһидуллин, икенче тактада Нияз Заһидуллин җиңде. Алар икесе дә 6нчы урта урта мәктәптә укыйлар, бертуганнар.
Өченче тактада Кукмарадан Карина Семенова җиңүче булды.
Командалар арасында Арчаның 6нчы урта мәктәбе командасы (тренеры Айдар Яхин) беренчелекне алды һәм кубокка ия булды.
Кукмараның Булатов исемендәге лицее командасы (тренеры Владислав Абдулов) – икенче, Мари Иленең Бәрәңге районы урта мәктәбе командасы (тренеры Газинур Сибагатуллин) өченче урында.
Җиңүчеләргә, ярышны оештыруда активы катнашучыларга бүләкләрне район газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев