«КҮҢЕЛДӘН КҮҢЕЛГӘ»: Арча педагогия көллияте студентлары һәм коллективы Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә булды
Алар балалар өчен чын бәйрәм рухы тудырды.
Инвалидлар декадасы кысаларында Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары һәм коллективы мөмкинлекләре чикле кешеләргә җылылык өләшә. Бу инде матур традициягә әверелде, дип хәбәр итә көллият үзенең социаль челтәрләрендә.
Алар «Күңелдән күңелгә» исемле концерт программасы белән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә булдылар. Студентлар чын бәйрәм рухы тудырды!
Матур җырлар, лирик шигырьләр, дәртле биюләр белән баетылган программа һәркемнең күңеленә хуш килде. Ә иң мөһиме – залда утыручыларның ихлас рәхмәт сүзләре һәм канәгать елмаюлары.
Мондый мизгелләр яхшылык һәм җылылык өләшүнең дәньядагы иң матур хис булуын искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев