erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Лагерь балалары Урта Бирәзәдә Айдар Фәйзрахманов белән очрашты

15 июльдән башлап бер атна буе Татарстан авылларында “Ура, авылга!” дип исемләнгән лагерьлар эшли.

Проект авылда яшәүче һәм шәһәрдән авылга кунакка кайтучы 6-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләрнең ялын файдалы үткәрүне күздә тотып эшләнгән. Яңа проектны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Готоф улы Әхмәтов инициативасы белән «Алдынгылар хәрәкәте» тормышка ашыра. 5 көн дәвамында балалар авылга хас булган һөнәрләр, кәсепләр, җырлар-биюләр, кул эшләре, милли йолалар белән танышып, күңелле экскурсияләрдә йөреп, татар телендә сөйләшеп, кызыклы шәхесләр белән очрашып, авыл тарихы һәм тормышы белән якыннан танышалар. Безне районда лагерь Орнашбаш, Урта Курса, Урта Бирәзә авылларында бара.

Проект кысаларында бүген Урта Бирәзә авылында Г.Тукай премиясе лауреаты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов белән аның «Фәйзрахмановлар музей нигезе»ндә очрашу булды. Очрашуда балалар өчен Айдар Фәтхрахман улы йорт буенча экскурсия үткәреп, музейдагы экспонатлар белән таныштырды, аннан, аның җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артистлары белән бергә дәртле чыгышларын бүләк иттеләр. Балаларга бию буенча ансамбль биючеләре тарафыннан осталык дәресләре дә күрсәтелде биредә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балаларга озак вакытка җитәрлек гүзәл тәэсирләр калдырган, Айдар абыйның үзенең дә күңел хатирәләрен балачагына, яшьлегенә алып кайткан очрашу булды ул. Бакчадан башланган очрашу йорт эчендә Фәйзрахмановлар гаиләсенең музеенда дәвам итте. Музейдагы экспонатлар ул үскән чордагы бөтен истәлекләрне саклый. Һәрберсе Фәйзрахмановлар гаиләсендә үзвакытында кулланылган җиһазлар, эш, уен кораллары, әсбаплар, фотосурәтләр һ.б.  Айдар абыйга 1 нче сыйныфка барыр алдыннан әтисе алып кайткан гармун да, үзе акча эшли башлагач алган баянына кадәр музей киштәсендә урын алган. Айдар абый шуларда уйнап, балаларга милли моңнарыбызны да бүләк итте. Алай гына да түгел, хәтта балаларга бүләк тә әзерләгән: һәр бала экскурсиядән Айдар Фәйзрахмановның җырларының нотасы, сүзләре язылган китаплар белән китте.

“Мин балаларның бүгенге халәтен күреп бик шатландым. Беренчедән, балалар белән ана телебездә аралаштык, бу бик мөһим. Икенчесе, аларның безнең нигездә кунак булуы. Бу — мулла, мөәзиннәр нигезе. Бирегә Әтнә районының Мәрҗән авылыннан бишенче буын Әбүбәкер бабам нигез салган. Фәйзрахман бабам мөәзин булган. Алар турында сөйләгәндә үземнең дә күз алдыма үткәннәрем килде. Мин дә әле генә шушы балалар кебек идем бит. Экскурсия вакытында балалардан эш коралларының, көнкүрештә кулланылган әйберләрнең нәрсә икәнлеген сорадым. Күбесен балалар белми. Тик аларның белүе мөһим, аларга аңлатырга кирәк. Чалгы пычагын күрсәтеп сөйләгәндә үземнең печән, борчак чапкан вакытларым исемә төште. Мин еш кабатлыйм: ана телен, гореф-гадәтләрне саклау үзебездән тора. Балага кечкенәдән күңеленә сеңдергән әйбер бервакытта да югалмый. Шушы чараны оештырган авыл җирлеге башлыгына, район җитәкчеләренә, Марат Әхмәтовка, чөнки ул башлаган проект бу, һәм республика рәисенә рәхмәтләремне җиткерәм. Мин гел йөреп торам: чит өлкәләрдә, илләрдә гастрольләр белән еш булырга туры килә. Читтән кайтып төшкәндә күренә — бүгенге көндә республикабыз, Казаныбыз, милләтебез — әйдәп баручы милләтләрнең берсе. Һәрбер милләт өчен без үрнәк булып яшәргә тиеш. Бу проект бик кирәк. Ул балаларны берләштерә, аралаштыра. Алар шушы рухи күтәренке халәтне мәктәпләргә дә алып барачак, башкаларга сөйләп тә таныштырчак. Музейны да балаларга күрсәтергә, оныкларыма бер хәдия булсын дип эшләдем”, — дип сөйләде Айдар Фәйзрахманов.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев