erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Лилия Хәмитова Винариска кияүгә чыгуы турында: «Әни: «Җүләрләндеңме әллә», – диде» (»Интертат », Алинә Айдарова)

«Син – минем кадерлем, мин – синең бәгырең, мәхәббәт шушыдыр, шушыдыр» дип җырлаучы Лилия Хәмитовага Винарис Ильегет тәкъдим ясады. «Интертат» Лилия Хәмитова белән сөйләште.

 

Лилия Хәмитова Винариска кияүгә чыгуы турында: «Әни: «Җүләрләндеңме әллә», – диде»

Фото җырчының социаль челтәреннән алынды

«Юк, дип әйтергә өлгереп була» 

Лилия апа, Винарисның тәкъдим ясавын көткән идегезме?

Күз алдына да китермәгән идем. Бу – минем өчен көтелмәгән вакыйга. Үз аңыма менә әле генә киләм. Аннан соң, мин – «холостяк со стажем» бит, шуңа бераз гаилә кору куркыта да. «Әйе» дип, дөрес адым ясадым микән, дип уйлап йөрим. Хәзер бит инде 18 яшьлек улым бар, тиздән оныклар көтү яшенә җитәчәкмен. Ә Винарисны инде ничә еллар бары тик дус итеп кабул итә идем. Миңа аның янында гел уңайлы. Бәлки, аңа ышанып, аның артыннан барырга кирәктер. Кем белгән, барысы да яхшы булыр, бәлки. «Юк» дип әйтергә гел өлгереп була ул. Шуңа күрә ризалаштым. Әле бүген кабат сорадым, аның ниятләре бик җитди икән.

Сезнең арада берни булмадымы әллә бу еллар дәвамында?

Юк, бары тик дуслык. Аның миңа яратуын әйткәне булгалады, тик минем ул сүзләргә, төптән уйлап, игътибар иткәнем юк иде. Мин Винарисның ышанычлы кеше булуын гына беләм. Әле ул миннән яшьрәк тә бит, бәлки, шуңа күрә аңа ир-атка кебек караганым булмагандыр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул сезне бәхетле итә алыр микән?

Яшәп карамыйча, белеп булмый шул. Бәхетле итәм, дип, әллә ниләр вәгъдә итүче берәү бәхетле итә алмады менә. Шунысы куанычлы: бәхет дип белгән шушы мәхәббәттән улыбыз туды. Ярый әле аны тапканмын, дим. 34 яшемдә әни булдым. Кияүгә чыкмасам да, яраткан кешемнән бала табачакмын, дия идем. Менә шулай булды да.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/liliya-xamitovaliliya-xamitovanyn-vinariska-kiyauga-cyguy-turyndau-aie-diden-da-kucenep-kitten-tugel-5858140

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре