erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе бара.

“Бердәм Россия” сәяси партиясе старт биргән. “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында күп балалы, аз тәэмин ителгән, мохтаҗ гаиләләрдәге, әтиләре мобилизациягә алынган балаларга уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырыла.

Арчаның 6нчы мәктәбендә үткән шундый   бер чараның без дә шаһиты булдык. Бүләкләрне балаларга, матур теләкләр әйтеп, район башлыгы Илшат Нуриев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тапшырды.

– Безнең “Бердәм Россия” сәяси партиясенең шушындый “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” дигән акциясе бара, – дип сөйләде район башлыгы Илшат Нуриев. – Бик зур рәхмәт килгәнегезгә, булганыгызга. Кадерле балалар, сезгә, әти-әниләрне, укытучыларны шатландырып, яхшы итеп тырышып укырга һәм киләчәктә безгә лаеклы алмаш булып үсәргә насыйп булсын. Әти-әниләргә  укытучылар коллективы белән бергә аңлашып, килешеп эшләргә, бердәм булып эшләгәндә балаларыгыз да уңышларга ирешерләр, районыбыз, республикабыз, Россия Федерациясе дә алга барыр. Яңа уку еллары якынлашып килә. Яңа уку елы белән сезне!

Котлауларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов дәвам итте:

– Хөрмәтле балалар, ата-аналар, укытучылар – барыгызны да якынлашып килүче яңа уку елы белән тәбрик итәм. Бигрәк тә инде нәни балаларга әйбәт итеп укырга, әти-әниләрнең һәм укытучыларның сүзләрен тыңларга, алар сезнең бары тик киләчәктә белемле, әйбәт булып үсүегезне генә  телиләр. Исән-сау булыгыз, уңышлар, бу тормышта әйбәт, кирәкле кешеләр булып тәрбияләнергә язсын!

Мәктәп коллективы беренче сыйныфка керүче, әле яңа гына бакчадан килгән балаларның игътибарын җәлеп итәрлек, кызыктыра алырлык программа төзегән. Балаларга кызык булды. Чебурашка, крокодил Гена да килде. 7нче сыйныф укучылары сәхнәдән тулы бер театр күрсәттеләр. Бергәләп музыка астында залда утыручы беренче сыйныфка баручы балалар белән төрле бию хәрәкәтләре ясадылар. Ә балалар аягүрә басып, рәхәтләнеп, абый-апалары күрсәткән хәрәкәтләрне кабатладылар. Әй, кызык та булды  соң!
Дәү абыйлары матур мәктәп сумкалары биргәч, балалар тагын да сөенделәр. Бергәләп фотога төштеләр.  Мәктәп ишегалдында тагын бер кат, шау-гөр килеп, истәлеккә фотога төштеләр. Балаларга гаилә җылысында исән-сау, лаеклы алмаш булып үсәргә язсын!

Соңыннан мәктәп директоры Дилүс Мостафин белән сөйләштек.

“Быел безнең 6нчы мәктәптә 870 бала укыячак, – дип сөйләде Дилүс Мостафин. – Беренче сыйныфка 80 бала укырга керәчәк. Уку кирәк-яраклары салынган букчалар бүген 13 балага  тапшырылды”. 

Тантанада катнашкан район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина: “Республикада фән олимпиадалары буенча иң уңышлы мәктәпләр исемлегендә безнең районнан Арчаның 1нче, 2нче, 6нчы һәм Шушмабаш мәктәпләре бар”, – диде. Горурланырлык мәгълүматлар.
Киләсе яңа уку елында уңышлар телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев