Моң китмәсен иде авылдан
Һәм шуны гармун моңы исбатлады.
Бер Күлтәс авылыннан 46 гармунчы чыккан! Шуларның 25е вафат, ә калганнары әле дә кулыннан гармунын төшерми, авылы өстенә моң тарата, үзе өчен уйный, читтәгеләр туган ягын сагынып телләрен тарта.
Узган шимбәдә Күлтәс авылы клубы янындагы мәйданчыкта “Авылымда гармун моңнары” дигән бәйрәм булды.
– Бәйрәмгә язмышы Күлтәс белән бәйле булган гармунчылар чакырылды, – диде кичәне алып баручы, Иске Төрнәле клубы мөдире Фәнис Тимашев.
Күлтәс – урманга ышыкланып утырган кечкенә генә авыл. Табигате – искиткеч, кешеләре – үзенә бер аерым.
– Эчкерсез халык яши монда. Берсе бер тәкъдим белән чыкса, башкалары шунда ук күтәреп ала. Авылдагылар гына түгел, читтә яшәгәннәр дә, – диде әнисенең туган авылына бәйрәмгә кайткан Дамир Нуриәхмәтов. – Башка урында бәйрәм оештыру турында сүз чыкса, тагын акча бирергә кирәк инде, дип уйларлар иде. Ә Күлтәстә – юк. Сокланырлык бердәм халык яши монда.
Бу бәйрәмгә шуның кадәр кеше кайтыр, дип күзалламаган идек. Чын мәгънәсендә, туганнар, дуслар, буыннар, авылдашлар очрашуы булды ул. Һәм шуны гармун моңы исбатлады.
Тулырак газетабызның 25 август санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев