erid:2VtzquqpS7d
Мәскәүдә ковидтан вакцина ясатуны мәҗбүри итеп куйганнар
Арча яңалыклары

Мәскәүдә ковидтан вакцина ясатуны мәҗбүри итеп куйганнар

Башкалада хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр коронавирустан вакцина ясатырга тиеш була

Мәскәү мэры Сергей Собянин коронавируска бәйле яңа Указ имзалаган. Аның нигезендә, башкалада хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр коронавируска каршы вакцинаны мәҗбүри ясатырга тиеш була.

Билгеле булганча, соңгы көннәрдә Россия башкаласында ковид йоктыручылар саны кискен арта башлады. Хәзергә 12 меңнән артык кеше хастаханәләрдә дәвалана, көн саен 70 ләп кеше әлеге инфекциядән вафат була, дип яза “Российская газета”.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mskd-kovidtan-vaktsina-yasatuny-mbri-itep-kuygannar


Арча хәбәрләре

Нет комментариев