Наласада батыр көрәшчеләрне барладылар
Наласа авылы мәчетендә үзенчәлекле корбан ашы узды. Әлеге мәҗлескә шушы авылда туып-үскән, төрле елларда авыл һәм район Сабантуйларында батыр калган көрәшчеләр җыелды. Очрашу җылы хатирәләргә, истәлекләргә һәм яшь буынга әйтер сүзләргә бай булды.
Мәҗлесне Наласа авылы имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәт Нәҗметдинов Коръән аятьләре укып башлап җибәрде. Ул үзенең вәгазендә татар халкы өчен көрәшнең милли спорт төре булуын, аның гасырлардан килгән күркәм традицияләргә нигезләнүен билгеләп үтте. Шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дә көрәш белән шөгыльләнүе турында әйтеп, һәр мөселман кешесенең үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиешлеген ассызыклады.
Мәчетнең икенче имамы Рамил хәзрәт Мөхетдинов мәҗлестә катнашучы көрәшчеләрдән нәшер итәргә әзерләнүче “Наласа көрәшчеләре... Наласа батырлары...” исемле китап өчен истәлекләр һәм фотолар туплауда ярдәм сорады.
Озак еллар авыл мәктәбендә көрәш түгәрәген җитәкләгән, үзе дә көчле көрәшче булган Таһир ага Лотфуллин яшьләрне көрәш белән кызыксындыру юллары турында сөйләде. Аның укучылары арасында Татарстан һәм Россия чемпионнары дәрәҗәсенә ирешүчеләр булуын искә алды. Шулай ук үзеннән соң бу эшне шәкерте — яшь тренер Рәис Галиевның уңышлы дәвам итүен билгеләп үтте. Бүген дә Наласада көрәш белән шөгыльләнүчеләр күп, авыл командасы район башлыгы призына үткәрелә торган ярышларда берничә ел рәттән беренчелекне бирми.
Өлкән буын көрәшчеләр яшьләргә үзләренең истәлекләрен сөйләде, киңәшләрен җиткерде. Алар мондый эчтәлекле очрашуны оештыручыларга олы рәхмәт сүзләрен белдерде.
Мәҗлес ахырында инде бакыйлыкка күчкән Наласа көрәшчеләре рухына Коръән аятьләре укылып, дога кылынды.
- Легендар Әхәт батырны биргән Наласа үз батырларын онытмый, яшьләрне дә шулар үрнәгендә тәрбияли, — диде Зөфәр хәзрәт мәҗлесне йомгаклап.
Бу күркәм очрашу авыл халкы күңелендә җылы тәэсирләр калдырды, милли көрәш традицияләренең Наласада яшәвен һәм буыннан-буынга күчүен тагын бер кат раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев