erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район башлыгы Илшат Нуриев көрәш чемпионнары, призчылар белән очрашты (ВИДЕО)

Күңелле очрашу.

30лап көрәшче. Әле менә яңа гына Арча районыннан дүрт көрәшче Россия чемпионы булды. Алар: Арча педагогия көллиятендә укучы Динияр Моратов - тренерлары Илшат Һидиятов, Илшат Фазылҗанов, Кәче мәктәбеннән Дияз Вәлиәхмәтов - тренеры Рәис Галиев, Арчаның 6 мәктәбеннән Данил Галләмов - тренеры Фәнил Һидиятуллин, Лесхоз мзктәбеннән Илсаф Йосыпов - тренеры Илүс Әскаров. Бүген менә 14 март көнне Арча районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы республика, Рәсәй күләмендә җиңү яулаган көрәшче егетләребезне  бүләкләде.
– Йосыпов Илсаф - “Сабантуй” журналы призына үткән Татарстан беренчелеге җиңүчесе һәм Россия чемпионы.   Галләмов Данил – Татарстан беренчелегендә 2 урын яулады һәм Россия беренчелегендә  чемпион калды.  Хабибуллин Ранил Татарстанның көмеш призеры. Фәсхетдинов Фәнис һәм Абдуллин Радмир – шушы ук ярышның бронза медаль ияләре. Арча районының 2009-10 нчы елгы егетләр командасы республика буенча 3 нче урын алды. Шушы команда составында Искәндәров Ильяс, Хәсәнов Марат, Азамов Азат, Акулов Кәрим дә көрәштеләр.

Валиахметов Дияз - “Ялкын” журналы призына үткән Татарстан беренчелеге җиңүчесе һәм Россия чемпионы. Шакирзянов Рияз һәм Шакиров Булат Татарстанның бронза призерлары. 2007-08 елгы егетләр командасы республика буенча 3 урын яулады. Бу җиңүдә шулай ук Файзрахманов Рүзәл, Искандаров Ислам, Каримов Таһир, Губаев Алмаз, Тухфатуллин Әмир, Бухаров Камилнең дә өлешләре зур.14 нче март көнне Арча районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы республика, Рәсәй күләмендә җиңү яулаган көрәшче егетләребезне һәм көрәш тренерларын район администрациясенең  актлар залына җыйды һәм бүләкләде.

Моратов Динияр - “Татарстан яшьләре” газетасы  призына үткән Татарстан беренчелеген отып, Россия күләмендәге ярышта катнашты һәм барлык көндәшләрен җиңеп 1 нче урынны яулады (өченче тапкыр).  Аскаров Илназ, Абдеев Салават – Татарстан беренчелегенең бронза призерлары. 2005-06 нчы елгы егетләр командасы республикада 6 нчы урын алды. Шушы команда составында Фәйзрахманов Райнур, Сафин Илназ, Хәйретдинов Ранил, Ларин Руслан, Нәҗметдинов Ильяр, Вәлиәхмәтов Әмир дә чыгыш ясады.
Физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш кертүчеләргә – тренерларга да  рәхмәтләрен  җиткерде район башлыгы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре