Район иҗтимагый советының күчмә утырышы узды
Күчмә утырышта җитди мәсьәләләр каралды.
Район иҗтимагый советы (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы Яңа Кишет авыл җирлегендә булды. Әлеге территориядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек каралды. Яшьләрне һәм үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү мәсьәләсенә бәя бирелде. Иҗтимагый Совет җитәкчесен, әгъзаларын Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Фаяз Әхмәдулин каршы алды.
Иң элек Кышкар клубына кердек. Безне анда Кышкар авылы клубы җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ләйсән Шәфигуллина, "Хәзинә" фольклор җыр ансамбле ипи-тоз, якты йөз белән каршы алды. Арада бер егетләре дә бар – ветеран Фарух Хәйретдинов. Шаян такмаклар белән биеп-җырлап, фольклор ансамбльләрнең гомерле икәнлекләрен күрсәттеләр.
Кышкар авылының үзенең авыл тарихы китабы да бар.
Кышкар мәчете, Советлар Берлеге Каһарманы генерал Гани Сафиуллин музей-утары, Яңа Кишет мәктәбе, балалар бакчасы, музейда, яңа төзелгән авыл җирлеге бинасында булдык. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев