erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Райондашларыбыз гаиләләре белән шашка уйнады

Арча Укучылар сараенда районыбызның иң оста шашка уйнаучылары көч сынашты.

“Гаиләбез белән шашка уйныйбыз” турниры Гаилә елы уңаеннан уздырылды. Ул район мәгариф идарәсе һәм Укучылар сарае тарафыннан оештырылган иде. 

Бәйгене ачу тантанасында мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галимова барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Район ата-аналар комитеты рәисе Рөстәм Салихов та рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ярышлар башланганчы турнирның хөкемдары  Хәйдәр Зәйнуллин уеннарның тәртибен аңлатты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Турнирда 42 гаилә, 100гә якын кеше катнашты. Кагыйдәләр буенча, балалар әниләре, әтиләре, бабайлары, әбиләре яки башка туганнары белән бергә килгән иде. Уеннар берничә номинациядә барды.

– Мондый шашка ярышлары беренче тапкыр оештырыла. Күпләр шашка уйный белүче балаларның күңелләре булсын өчен килгәннәр. Балам өчен генә килдем, диючеләр дә бик яхшы уеннар күрсәтте. Ял көннәрен әнә шулай файдалы итеп гаилә белән бергә уздыру бик тә күңелле, – диде Хәйдәр Зәйнуллин.

Иң оста шашка уйнаучы кыз, малай, әти, әни һәм туганнар билгеләнгәннән соң, иң яхшы шашка уйнаучы гаиләләр дә  аталды. Уенның гомуми нәтиҗәләре буенча, Арчадан Вәлиуллиннар гаиләсе “Әти, әни һәм мин – иң яхшы шашка уйнаучы гаилә” номинациясендә җиңүче исеменә лаек булды.

Арчаның 6нчы мәктәбендә укучы Аделина һәм Адель Вәлиуллиннар әтисе һәм әнисе белән килгәннәр иде. Аларны моңарчы да күп кенә бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулаучы укучылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X