erid:2VtzquqpS7d
Районыбызның оста шахматчысын югалттык
Арча яңалыклары

Районыбызның оста шахматчысын югалттык

Бүген районның оста шахматчысы Мидхәт Гайнетдинов вафат булды.

Аңа әле бары 65 яшь кенә иде. Замана чире белән ул бик озак көрәште. Әмма явыз авыру аны бүген безнең арадан алып китте.

 Быел гыйнвар аенда ул газетабыз призына укучылар арасында үткәрелгән шахмат турнирында хөкемдар булган иде. Гадел кеше , оста шахматчы буларак без аны махсус чакырган идек. Рәхмәт әйтеп бүләкләдек тә (рәсемдә шул мизгел).

Ул яшьтән үк  бу уен белән мавыга,хәтта колхозда шофер булып эшләгән чагында да үзе белән кечкенә шахмат йөртә иде дип сөйлиләр. Районда узган бер генә турнирны да калдырмады. Күбесендә җиңә яки призлы урыннар ала иде.

Урының оҗмахта булсын , Мидхәт ага. Тормыш иптәше Гөлсинә апаның,балалары,туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

 


Арча хәбәрләре

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Урыны ожмахта булсын инде??бик эйбэт абыебыз иде шул??гаилэсенэ ходай сабырлык бирсен?

    • аватар

      Без имени

      0

      0

      Мидхәт абый бик игелекле, яхшы күңелле кеше иде. Андыйларны югалту барыбызга да бик авыр, әле аңа яшәргә дә, яшәргә иде бит..... Тыныч йокла, Мидхәт абый, урыннарың җәннәт бакчалары булсын!???

      • аватар

        Без имени

        0

        0

        Бик яхшы кеше иде,Мидхэт абый,урыны ожмахта булсын???