erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Редакция вәгъдә иткән ун чеби иясен тапты

Ә чебиләрне безгә Бариевлар крестьян-фермер хуҗалыгы бирде

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, караучыларыбыз! Алдан хәбәр иткәнчә, бүген, 7 июльдә, 8 сәгать 30 минутта редакциябездә (Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорты) 2023 елның икенче яртыеллыгына газетабызга язылып, бәйгегә үзләренең квитанцияләрен җибәрүчеләр арасында вәгъдә иткән 10 бер айлык бройлер чебине уйнаттык. Уйнатуны үзебезнең ВКонтакте төркемендә туры эфирда алып бардык. Видеога төшереп ютубка да куйдык. Сайттан да карый аласыз. 

Билгеле булганча, җиңүче берәү генә булачак иде. Чеби уйнатуда махсус төзелгән комиссия әгъзалары катнашында үтте, мөхәррир Исрафил Насыйбуллин үзе алып барды. Ә ярдәм итү өчен күрше оешмадан Ләйсән Абдуллинаны чакырдык. Номерлар салынган каптан бәхетле билетны ул тартып алды.

Барлыгы 262 кеше район газетасына икенче яртыеллыкка язылу турындагы квитанцияне җибәргән иде. 239нчы номер җиңүче булды. Аның иясе Апаз авылыннан Рәйфә Сабирҗанова.

Чеби уйнатканнан соң мөхәррир аның белән элемтәгә чыкты. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 - Өй чебиләре үстерә идем. Бәхетемне сынап карарга булдым, - диде Рәйфә.

Исрафил Рәхмәтуллович аңа шәхсән үзе бер айлык ун бройлер чебиен шушы көннәрдә илтеп бирергә вәгъдә итте.

Ә чебиләрне безгә Бариевлар крестьян-фермер хуҗалыгы бирде. Аларга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә уңышлар телибез..            

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре