erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәхмәт сиңа, шәҗәрә!

Наилә Рәис кызы белән көз айларында аралашкан чакта ул республика бәйгесенә әзерләнүләре турында әйткән иде. Яңа елга кадәр үк гаилә белән “Нечкәбил” конкурсында катнашып, Сәмиевлар районга җиңү дә алып кайтты.

“Җаваплы Нечкәбил” номинациясендә җиңү яулап кына калмыйча, “Алтын Нечкәбил” исеменә дә лаек булды Наилә Рәис кызы.  

Әлеге бәйгедә районнан ел да гүзәл затларыбыз катнашмый калмый. Катнашу гына түгел, финалга чыкмыйча калучылар да сирәк. Тырыш, булган, сәләтле, үрнәк, горурланырлык шул безнең райондаш гүзәл затларыбыз!

Наилә Сәмиеваның “Нечкәбил”дәге чыгышы нәсел шәҗәрәсе белән бәйле. Ире Рәдис Рәис улы ягыннан 9 буынның чыгышын туплаган кыйммәтле мирасны Сәмиевлар бергәләп республика күләмендә тәкъдим итте. Гаилә үз чиратында иң кадерлеләре — әниләре Наилә ханымга ярдәмче, төп көч бирүче булды.

Наилә Сәмиеваны районда белмәүчеләр сирәктер. Ул озак еллар инде җитәкче урыннарда эшли: шактый ел “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәген җитәкләде. Аннан хезмәт юлын Арчадагы балалар бакчасы мөдире буларак дәвам итә. Бүгенге көндә ул Арчаның Шәрык өлешендәге 4нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасын җитәкли. Ә тормыш юлдашы Рәдис Рәис улы “Газстройгарант” ширкәтендә прораб. Гаиләнең назлы бишегендә дүрт бала тибрәнеп үсә: Раилә, Алинә, Лилия һәм Эмиль. Өлкән кыз әти-әнисенә оныклар сөю куанычы да бүләк иткән инде. Ә Лилия белән Эмиль әле кечерәк, 11 һәм 7 яшь кенә үзләренә. Балаларны назга күмеп ике яктан да әбиләр дә (бабайлар мәрхүм инде) оныкларга күңел җылысын өләшеп яши.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үткәннәргә хөрмәт, киләчәккә ышаныч белән яшәүче гаиләдә нәсел тарихы кадерле ядкәр булып саклана. Гаиләдәгеләрнең генә түгел, аралашып яшәүче туганнарының да бәйрәмнәрен зурлап уздырырга ярата бу нәсел. Ә шәҗәрәне барлау тарихы шактый үткәнгә барып тоташа. Олы кызлары мәктәптә укыган чакта район күләмендә шәҗәрә белән бәйгедә катнашырга туры килә һәм шул вакытта нәсел дәвамчылары барлана башлый. Икенче кыз да конкурста катнашканда шәҗәрә тагын да баетыла. Һәм гаилә башлыгы Рәдис әфәнде кызыксынып, архивларга мөрәҗәгать итә, үткәннәрен барлый башлый. Эмиль “Мин татар малае” конкурсына инде 9 буын тупланган бай шәҗәрә белән катнаша, 1 урынга лаек була. Ел саен үзенә гел яңа мәгълүмат туплый баручы мирас шәҗәрә әнә шулай итеп “Нечкәбил”дә дә җиңү насыйп итте.

Сәмиевлар 30 елга якын пар канат булып яши. Гаиләнең туган көненә өлкән кызлары Раилә истәлекле мизгелләр тупланган фотосүрәтләрдән торган альбом ясап бүләк итә. Конкурста әлеге альбом да үз урынын тапкан. Ә әнисенә көч бирергә, бергәләп чыгыш ясарга Алинәләре Мәскәүдән үк гаиләсе белән кайткан.

Бәйгедә катнашу мөмкинлеге биргән һәм ярдәм иткән өчен Наилә Сәмиева район җитәкчелегенә, коллегаларына, район мәгариф һәм мәдәният идарәләренә рәхмәтен җиткерә. “Күңел үсеп катнаштык. Ярымфиналдагы 45 гаиләдән финалга чыккан 12 гаилә арасында безнең дә булу – ярдәм итүчеләр белән уртак тырышлыгыбыз”, — ди ул. Сәмиевларның гаилә девизы — “Гаилә бәхете өлешләргә бүленми, ул бербөтен!” Бербөтенгә күзләр тимәсен дә, гел уңышлар гына өстәлсен.       

Розалия Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    СӨБХАНАЛЛА!!!!!!!!!!!СӘМИЕВЛАР!!!!!! ТУГАННАРЫМ!!!! ӘНИЕМНЕҢ ЭНЕСЕ РӘИС АБЫЙНЫҢ ДӘВАМЧЫЛАРЫ!!!!!!!!!

    2
    X