«Саяра» халык театры Казанда финалда чыгыш ясады
Афәрин, искеашытлар!
"Идел-йорт–2023» ХХІІІ төбәкара театр коллективлары конкурсы финалында Саяра Фәттерахманова исемендәге Иске Ашыт авыл мәдәният йорты каршындагы "Саяра" халык театры артистлары Казанда чыгыш ясадылар. Таңчулпан Гарипованың "Китмәгез, торналар" спектаклен тәкъдим иттеләр. Казанның Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында чыгыш ясадылар. Татарстанның халык җырчысы, Саяра халык театры җитәкчесе Фердинанд Фәтхи үзе дә шунда иде.
Финалда 16 октябрьдән 21 ноябрьгә кадәр иң яхшы 12 спектакль күрсәтелде. Афәрин, искеашытлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев