Реклама
Арча яңалыклары
Балалары сюрприз ясады (ВИДЕО)
Шушмабаштан Рәмзия һәм Габделфәт Кәримовлар Арча мәдәният йортына килделәр.
Загс хезмәткәрләре аларны каршы алды. Балалары (ике ул, бер кыз) сюрприз ясады. Болай гына кунакка чакырганнар. Район мәдәният йорты янында очрашырбыз, дигәннәр. Ә район мәдәният йортының 2нче катындагы фойеда тулы бер бәйрәм булды.Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина, Загс мөдире Фәридә Бахтиярова, Загсның баш белгече Гөлназ Маркелова, юбилярларның балалары, оныклары, туганнары - бар да шунда иде. Ахырдан хәтта яңа өйләнешүчеләр белән дә очраштырдылар. Бик күңелле булды. Без дә котлауларга кушылабыз. Тигезлек, балалар куанычы белән яшәргә язсын! Рәмзия Кәримова гомер буе аптекада эшләгән, Гапделфәт Кәримов механизатор. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев