Табиб булырга теләүчеләрне үзәк хастаханә Ачык ишекләр көненә чакыра
Медицина турында хыялланучы укучыларны 1 февральдә сәгать 10 да Арча үзәк хастаханәсе «Ак халатлы фәрештәләр » республика фестивале - Ачык ишекләр көненә чакыра.
Фестивальнең төп идеясе - табиб һөнәре белән турыдан-туры эш урынында таныштыру.Биредә укучылар булачак һөнәрләре турында тулырак мәгълүмат алачак һәм Казан дәүләт медицина университетына укырга керүнең һөнәргә беренче адым гына икәнлегенә төшенәчәк.
Катнашырга теләүчеләрне Арча үзәк хастаханәсе поликлиникасының 3 нче катында (Комсомольская урамы, 32 йорт) көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев