Фоторәсем: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 20 гыйнвардан 18 февральгә кадәр кабул ителә. «Республикада изге Рамазан ае рухын тудырырга һәм сакларга кирәк!» – дип игълан итте Диния нәзарәте.
Иң зур бүләк – «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы биргән хаҗга юллама булачак.
Конкурста җәмәгать, коммерция һәм коммерция булмаган, шәхси, бюджет һәм дини оешмалар, шулай ук шәхси затлар катнаша ала.
Бәйге кысаларында кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, белем бирү учреждениеләре, китапханәләр, офис биналары, урам мәйданчыклары, яшәү урыннары һ.б. биналар фасадларының бизәлеше каралачак.
Конкурста катнашу өчен гаризалар muslimmol.ru/nurlyramazan адресы буенча кабул ителә.
Барлык шартлар белән бәйге регламентында танышырга мөмкин. Белешмәләр 9:00–17:00 сәгатьләрдә түбәндәге телефон буенча бирелә: 8 (843) 237-86-18.
Бу елда мөселманнар өчен изге Рамазан ае 18 февраль кичке кояш баешыннан соң башлана. Шуңа күрә уразаның тәүге көне 19 февральгә туры киләчәк. Мөселманнар 29 көн ураза тотачак, уразаның ахыргы көне 19 мартка туры килә. 20 мартта Татарстанда Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев