erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тукай - безнең горурлык ул

Апрель аен татар җәмәгатьчелеге ел да көтеп ала. Тукаебызның туган көне булганга аеруча кадерле ул

Без Тукай якташлары булуыбыз белән горурланып,  аның: “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, –  дигән сүзләрен һәрчак искә алып яшибез.

Ел да бөек якташыбыз, халкыбызның сөекле улы Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан районда зур чаралар, очрашулар  үткәрелә.  Бу ел да искәрмә түгел. Төрле шигырь укучылар бәйгеләре, бөек шагыйрьнең 138 еллыгы уңаеннан аның иҗатына багышланган күптөрле чаралар моның ачык мисалы. Ә иң зур чараларның берсе, шигырь бәйрәме Яңа Кырлайда үтә.

27 апрельдә Яңа Кырлайга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә күренекле сәнгать әһелләре, язучылар, шагыйрьләр һәм 2024 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган лауреатлар кайтты. Аларны Тукай “үзе“ (Инсаф Мөхәммәтгалиев) татар моңнарын яңгыратып гармунчылар ансамбле егетләре, Кырлай урманыннан бәйрәмгә килгән Шүрәлеләр, чәк-чәкләр белән чибәр кызлар каршы алды. Иң беренче чиратта шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Музей комплексы каршында үткән шигърият бәйрәмен район башлыгы Илшат Нуриев ачты.

Язучылар, шагыйрьләр Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Ләбиб Лерон, Гәүһәр Хәсәнова, Шәмсия Җиһангирова, Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәлах, Хәбир Ибраһимов, Наилә Ахунова һәм быел Габдулла Тукай премиясенә лаек булган лауреатлардан шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, сынчы Кадим Җәмитов чыгыш ясадылар, Тукайга багышланган шигырьләрен укыдылар.

– Монда килгән саен, ник Арчада тумадым икән, дип уйлап куям. Габдулла Тукайның туган көне татар милләте өчен чын бәйрәм. Кырлайда Шигърият бәйрәме үткәрү безнең йолага әйләнде. Тукай безне берләштерүче ул, – диде Ркаил Зәйдулла.

– Зур бәйрәм. Мин бу изге җирдә мондый тантаналы чарада беренче тапкыр. Дулкынландыргыч очрашу. Шундый матур итеп оештырганыгызга зур рәхмәт, – диде Кадим Җәмитов.

Музей-комплекс җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина әйтүенчә, быел музейның эшли башлавына 45 ел тула.

– Аның эше ел дәвамында бара. Без экскурсияләрдән тыш милли-мәдәни агарту эшләре дә алып барабыз. Балаларыбызның, яшьләрнең Тукайны, аның иҗатын белүе сөендерә. Быел ныклап төзекләндерү үткәреләчәк. Димәк, киләсе елга үзгәртелгән бинада очрашачакбыз, – диде ул.

Шигырь бәйрәмен Арча район Мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышы бизәде. Бәйрәм һәрвакыттагыча  Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Аннан язучылар Габдулла Тукайның туган авылына юл алды. Кушлавычта да аларны чәк-чәкләр белән зурлап каршы алдылар. Музейда булып, укучылар белән аралашканнан соң, кунаклар шагыйрьнең туган йорты нигезендә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, зиратка барып әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимовның рухына дога кылдылар.

Тукай марафоны

Гадәттәгечә, Тукайга багышланган чаралар Арчада Мәдәният йорты каршында Тукай марафоны белән башланып китә. Арчадан Яңа Кырлайга кадәр йөгерүчеләр  арта бара. Күрше районнардан да спорт сөючеләр килә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быел да Тукай марафонында ике йөзгә якын кеше старт алды. Катнашучылар арасында Балтач, Саба, Кукмара районнарыннан, Казаннан, Мари Иленнән йөгерешчеләр бар иде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов сәламләде һәм уңышлар теләп озатып калды.

- Районыбыздан бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Бездә халкыбыз белә торган 80нән артык язучы, 350дән артык фән эшлеклесе бар. Алар татар халкына, республикабыз үсеше өчен хезмәт итүчеләр. Балаларыбызга да киләчәктә татар телен онытмыйча, саф татар телендә сөйләшеп, җәмгыятебезгә уңышлы хезмәт итәргә язсын, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.

Йөгерешчеләр арасында төрле яшьтәгеләр бар. Мәктәп яшендәге яшүсмерләр дә, уртача һәм өлкән яшьтәгеләр дә. Марафон үткәрелә башлаган елдан бирле бу чарадан бер тапкыр да калмаган 86 яшьлек Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, мәгариф отличнигы Ягъфәр Шәмиев быел да килгән. Ул район күләмендә үткәрелгән бер генә спорт чарасын да калдырмый, сау-сәламәт булып озак яшәүнең серен дә сәламәт яшәү рәвеше алып баруда күрә.

Старт өч этапта бирелде. 13-14 яшьлекләр Иске Иябаш турысыннан 7 километр, 15 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр Әзәк чатыннан Яңа Кырлайга кадәр 11 километрга йөгерде, 18 яшьтән өлкәннәр Арчадан Яңа Кырлайга кадәр 24 километр араны үтте.

Финиш Яңа Кырлайда Габдулла Тукай музей-комплексы каршында булды. 13-14 яшьлек яшүсмерләр арасында беренче урынны Шушмабаштан Наил Хәлиуллин, икенче урынны Яңа Кенәрдән Рәйхан Хәбибуллин, өченче урынны беренче мәктәптән Әскәр Сәйфетдинов алды. 13-14 яшьлек кызлар арасында беренче булып Зилә Нәбиуллина (7 сыйныф) килде. Икенче урында Камилә Фатыйхова (7 сыйныф), өченче Алия Нәбиуллина (5 сыйныф). Өчесе дә Арчаның алтынчы мәктәбе укучылары.

– Без Иске Иябаш турысыннан кушылдык. Җиде километр үттек. Үзебезне сынап карыйсы килде. Һәм сынатмадык, – диде кызлар.

Алтынчы мәктәптән Данияр Абдуллин (7 сыйныф), Азат Сафин (9 сыйныф), Илсөя Мәҗитова (10 сыйныф) аларга кушылды.

15-17 яшьлек егет-кызлар 11 км арага йөгерде. Беренче, икенче урында Саба районы вәкилләре. Өченче булып Мөрәледән Амиль Нәбиуллин килде. Кызлар арасында педагогика көллиятеннән Зилә Сабирова – икенче, алтынчы мәктәптән Илсөя Мәҗитова өченче урынны яулады. 18-29 яшьлек ир-егетләрдән Арчадан Булат Шәйхетдинов – икенче, Рүзәл Әүхәдиев өченче килде, кызлардан беренче булып финиш сызыгын Арчадан Алия Диярова үтте, педагогика көллиятеннән Альбина Фәйзуллина – икенче, Апаздан Гөлия Хәбибуллина өченче урында. 30-39 яшьлек ир-атлар арасында икенче урында Арча егете (алтынчы мәктәп) Ранис Нәбиуллин, хатын-кызлар арасында беренче урынга Арчадан Энҗе Гыйззәтова, өченче урынга җиденче балалар бакчасыннан Алисә Хафизова, 40-49 яшьлек ир-атлар арасында өченче урынга Мөрәледән Равил Нәбиуллин һәм Яңа Кишеттән Рәдис Сәйфетдинов лаек булды. 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында Арчадан (лицей) Рифат Мөхәммәтсафин өченче булды. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X