Тамашачылар, сезне премьерага чакыралар.
Районда бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан мәдәният учреждениеләре арасында бәйге игълан ителгән иде. Ягъни алар сугыш темасына булган бер әсәрне сәхнәгә куярга тиеш. Коронавирус нәтиҗәсендә ул тукталып калды. Һәм менә яңадан аны Арча станциясендәге күпфункцияле үзәк башлап җибәрә. 25 сентябрьдә премьера. Театр сөюче тамашачыларны биредә көтеп калалар. 12+
Нет комментариев