“Worldskills – чемпион исеме алу өчен менә дигән мөмкинлек”
Райондашыбыз Даниил Щепкин 25-29 августта Уфада узган Worldskills Russia чемпионаты финалында көмеш медальгә лаек була.
Даниил Щепкин узган ел юниорлар арасында Россия чемпионы була, ә быел җиңү өчен аңа нибары 1 балл җитми. “Нәтиҗәләр таблицасын күргәч, баштарак, әлбәттә, кәеф төште, тик көмеш медаль шулай ук начар нәтиҗә түгел, мин күңелемне төшермим, – дип үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты Даниил. – Әлеге чемпионат кысаларында без “акыллы йорт” белән идарә итү өчен кушымта эшләдек”. Worldskills Russia чемпионатына беренче тапкыр Арчаның 6нчы мәктәбендә укыганда ук информатика укытучысы Чулпан Хәмидуллина белән салган сукмакны өзәргә җыенмый Даниил. Бүген үзе сайлаган юнәлешкә тугры калып, Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында укый һәм Халыкара чемпионатка эләгергә хыяллана. “Worldskills – дөньякүләм хәрәкәт. Төрле илләр катнашында халыкара чемпионатлар уздырыла. Анда эләгү өчен милли җыелма командасы составына керергә кирәк. Мин әлеге җыелма команда составында торам һәм 2022 елда Шанхайда узачак дөньякүләм чемпионатта илебез данын якларга өметләнәм”. Өметләрең чынга ашар дип ышанабыз, Даниил! Халыкара компетенцияләр үзәге булачак һөнәр ияләрен һәм чемпионнар әзерләүче уку йорты буларак билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев