erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Замананың шаян әдибе Носыда

Носы китапханәсе мөдире Ләйсән Галимуллина яза.

                               “Замананың шаян әдибе”

Ләбиб Лерон исеме иҗат дөньясында кайнаганнарга да, бу өлкәдән ерак торганнарга да таныш. Шагыйрь, журналист, балалар язучысы, драматург, сатирик, тәрҗемәче – үзен төрле өлкәләрдә сынаган һәм хәзер дә яңалыкка омтылган актив иҗатчыларның берсе ул. 7 нче февраль көнне Шушмабаш мәдәният  йортында Шушмабаш җирлегенә кергән китапханәләр, мәктәп белән берлектә  Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты, әдип Ләбиб Лерон белән очрашу узды.
Кичә барышында әдип үзенең балалык, үсмер елларын, гомер сәхифәләрен җылы хис-тойгылар белән искә алды, үз тәҗрибәсеннән, мисалыннан чыгып, залда утырган тамашачыга киңәш-теләкләрен дә җиткерде. Бу җәһәттән, җор теле, әмма үткен сүзе белән, беренче чиратта, ата-ананың үз баласына мәгънәле, матур исем кушарга тиеш басым ясады. Әдәби эшчәнлегенә килгәндә, Ләбиб Лерон төрле жанрларда һәм киң катлам укучылар өчен уңышлы иҗат итә, аның әсәрләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Әйтик, балалар өчен дөнья күргән «Транзистор үч ала», «Яңгырның ял көне», «Таһир маҗаралары» кебек китаплары - һәр тәрбияченең өстәл китабы. Балалар бакчаларында аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны да яратып башкаралар. Бүгенге кичәдә нәни китап сөючеләр дә, өлкәннәр дә шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Балалар  башкаруында «Сары яфрак», “Зөһрә кыз” җырлары очрашуның матур бер мизгеле, буыннар дәвамының күркәм үрнәге булып истә калды. «Балалар өчен язучыларның сабый телендә, самими, гади телдә язуы мөһим”, - дип, уңыш сере белән уртаклашты шагыйрь. Ләбиб Лерон балалар өчен пьесалар авторы буларак та билгеле, аның әсәрләре Әлмәт, Минзәлә театрларында уйналып, уңыш казана, Татарстан телевидениесендә күрсәтелә. Шушмабаш мәктәбенең  театр түгәрәгенә йөрүче укучылар аның “Мактанчык Марыйнур”, “Шүрәле абый шүрләде” әкиятен сәхнәләштерделәр. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан сәхнәләштерелгән әсәрләре дә   елмаерга да, уйланырга да мәҗбүр итте.            Чарада шулай ук “Безнең мирас” журналының җаваплы мөхәррире Ленар Гөбәйдуллин да катнашты. Ул Ләбиб Леронның иҗаты турында үз фикерләрен җиткерде. Ахырдан балалар да, өлкәннәр дә әдипкә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Әдипкә  сорау арты сорау явып кына торды. Төпле, тәрбияви, юмор хисе белән алынган җаваплардан  һәркем канәгать калды.                                                                                                 Ләбиб Лерон - милләтебезнең  үткәнен барлаучы эзләнүчән тарихчы, хакыйкатьне, чынбарлыкны халыкка, киләчәк буыннарга җиткерергә омтылучы үткен каләмле журналист, мөхәррир дә. Озак еллар дәвамында «Безнең мирас» журналы дөньяның төрле почмакларына таралган халкыбыз тарихын, милли хәзинәсен, күренекле шәхесләребезне, чор һәм кешеләр язмышын яктыртуда зур хезмәт һәм тырышлык куя, мәгълүматны энҗе бөртегедәй туплап, җиз иләк аша үткәреп, җанлы һәм аңлаешлы телдә укучыга тәкъдим итә, үткәннәрне бүгенге белән бәйләп, киләчәккә әманәт итеп тапшыра. Милли җыр-моңнар белән үрелеп барган әдәби кичә һәркем күңелендә онытылмас хатирәләр калдырды. Ләбиб ага Леронның «Бары илем, телем белән бәхетле була алам!» - дигән шигъри юллары әдәби очрашуда катнашкан һәркем өчен хәтердән мәңге җуелмас шигарь булып яңгырады.   Аның төпле киңәшләре иҗат күгендә яңа йолдызлар кабызырга ярдәм итәр дип ышанабыз. Очрашу истәлегенә Ләбиб Лерон журналлар һәм китапларын бүләк итте. Шушы кичәдә катнашкан һәркемгә, балаларның түгәрәк җитәкчесе Чулпан Айдаровнага, балалар коллективына, авыл үзеш чәннәренә, китап сөюче дусларыбызга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

                                                                                 Ләйсән Галимуллина

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                                                                         Носы авыл китапханә мөдире.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре