erid:2VtzquqpS7d
Космоска сәяхәт
Сезнең хатлар

Космоска сәяхәт

Арчаның 7нче балалар бакчасы тәрбиячеләре яза

Күктәге йолдызларны
Тизрәк тотасы килә.
Галәмдәге серләрне
Бик тиз беләсе килә.     
Галәмгә без очарбыз
Йолдызларны тотарбыз.
Очкан чакта болытларны,
Ак җилләрне кочарбыз.

Арчаның 7нче балалар бакчасында Косманавтика көне уңаеннан «Космоска сәяхәт» дигән спорт бәйрәме узды. Анда балаларны Космосны үзләштерү тарихы һәм беренче косманавтлар белән таныштыру, косманавтика турындагы белемнәрен арттыру максат итеп куелды. Мондый чаралар балаларда патриотлык һәм үз илләре белән горурлану хисе тәрбиялиләр. 

Балалар космос турында, Юрий Гагаринның тормыш юлы, аның галәмгә очуы, кешенең тугры дуслары – этләр Лайка, Стрелка һәм Белка турында, мәгълүматләр белделәр. Бәйрәмебез инглиз телендә җыр белән башланып китте. 

Ярышлар уен формасында узды. Балалар ике командага бүленеп уйнадылар. Командаларга, бәйрәм темасына туры китереп, "Космос", "Ракета" дигән исемнәр бирелде. Балалар "Ракета төзе", "Йолдызлык" дигән конкурсларда катнашып тизлектә һәм җитезлектә ярыштылар. Инглиз телендә иҗади конкурс "Космос коллажы" үткәрелде. Шулай ук алар космос киңлекләренә кагылган табышмакларга җавапларны да бик теләп әйттеләр.  "Кояш системасында ничә планета бар? Аларның исемнәре ничек?" диелгән сорауларга да дөрес җаваплар яңгырады. 

Бәйрәм ахырында балалар диплом һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Бәйрәм күңелле узды, балалар бик шатландылар.

Арчаның 7нче балалар бакчасы физик тәрбия җитәкчесе Ахунова Алисә Азат кызы, инглиз теле тәрбиячесе Әһлиуллина Алсинә Рафис кызы, татар теле тәрбиячесе Сафина Рәзинә Рифхат кызы.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев