erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Янгында кеше һәлак булды

Төнлә чыккан янгыннар саны ешайганнан  ешая бара.

                            Янгында кеше һәлак булды

2020 елның 19 гыйнварында төнлә Арча районы Төбәк-Чокырча авылында шәхси йортта янгын чыкты. Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта шәхси йорт тулысынча ачык ялкын белән яна иде. Кызганычка каршы, корбаннарсыз булмады. Янгын нәтиҗәсендә 1974 елгы йорт хуҗасы Востров Валерий Иванович фаҗигале төстә һәлак булды. Янгынның сәбәбе ачыклана.

Төнлә чыккан янгыннар саны ешайганнан  ешая бара. Янгынның сәбәпләре төрле булырга мөмкин, ләкин төнлә кешеләр исерек хәлдә булса, янгыннан котылу мөмкинлеге бик аз. Алкогольне артык кулланмагыз, янгын хәвефсезлеге кагыйделерен үтәгез, өйдә тартмагыз, үзегезнең йортыгызда һәм каралтыда янгынга каршы торышны тикшерегез. Электр приборларын караучысыз төнгә калдырмагыз. Үз йортыгызда электр чыбыкларын карагыз. Тузган электр чыбыкларын яңага алмаштырыгыз. Бу эшне махсус белемле электрчыларга гына  ышанып тапшырыгыз.

Берничә көнкүреш җиһазын бер розеткага тоташтырып, электр челтәренә артык көчәнеш ясамагыз. Җылыту мичләренең һәм төтен юлларының төзеклеген карап торыгыз. Кешеләр янгын вакытында югалып калалар, нинди дә булса әйберләр, документлар артыннан  кире ут эченә керәләр һәм яңадан чыга алмыйлар. Киедән янган йорт эченә керә күрмәгез. Ялкын температурасы бик югары, ә тагын да куркынычрагы  төтен, кешегә бер - ике сулыш алу да җитә һәм ул аңын югалта.

Янгынны вакытында ачыклау өчен өйләргә янгын белдергечләр урнаштырыгыз. Янгын чыккан очракта алар сезгә янгын турында хәбәр итә, төнлә  сезгә уянырга ярдәм итәчәк. Шулай ук йортта күләме кимендә 4 л булган порошоксыман янгынны сүндергечне булдырырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Ут беркемне дә аямый. Янгын вакытында 01,101, 112 номерларына шалтыратыгыз.

 

Антон Сотов,

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X