erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

14 февральдә Татарстанда Педагог һәм остаз елын ачу тантанасы узачак

2023 елның 14 февралендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елын ачу тантанасы узачак

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елын үткәрү өчен оештыру комитеты төзелде, аның рәисе - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Оештыру комитеты составына мәктәп укытучылары һәм директорлары, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары, методистлар һәм район мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек, башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре керде.

Ел дәвамында педагог һөнәренең абруен күтәрү, педагогик конкурслар, форумнар, фестивальләр, конференцияләр, слетлар, педагогик укулар һәм башкалар үткәреләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген педагогның роле зур әһәмияткә ия. Ул һәр укучының мәктәп тормышында төп фигура булып тора. Педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын танып, илебез Президенты Владимир Путин 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан итте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/14-fevralda-tatarstanda-pedagog-ham-ostaz-elyn-acu-tantanasy-uzacak-5866699

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X