erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«5 баладан өчәү генә калдык»: Ильмира Нәгыймованың энесе МХОдан кайткан

«Бик арган, без монда мул тормышыбызга да зарланып ятабыз әле», - ди җырчы.

Ильмира Нәгыймованың энесе махсус хәрби операция зонасыннан кайткан.  Бу хакта ул социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә сөйли. Җырчының энесе ялга туган якларына юл алган. 
– Бик арган, без монда мул тормышыбызга да зарланып ятабыз әле, - ди җырчы. 

Җырчының әти-әниләренә илне яклаучы ул тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт хаты һәм махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүченең анасы медале дә бирелгән. 
Гаиләсе белән уртак фото урнаштырып: "5 баладан өчәү генә калдык", - дип язган җырчы.

Ильмира Нәгыймованың апасы фаҗигале төстә һәлак булган. Абыйсы коронавирустан 2022 елда 36 яшендә вафат булды. Сеңлесенең йөрәгендә кардиостимулятор тора. Энесе махсус хәрби операция катнашучысы.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев