erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әфганстан Татарстан энергетикларына инфраструктура проектлары өчен миллиард доллар бирә

Әфганстан сәнәгать һәм сәүдә министры Нуриддин Азизи киңәшмә үткәрде, анда Әфганстан, Пакистан һәм Иранның эре инвестицион фондлары, шулай ук Татарстанның «КЭР-Холдинг» энергетика компаниясе җитәкчелеге катнашты.

Чарада Иранның Әфганстандагы икътисади вәкиле Хәсән Шерзади, Пакистанның Әфганстандагы Генераль консулы Каусар Заиди һәм Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды (аның вәкиллеге Кабулда эшли) генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин катнашты.

Киңәшмә барышында Татарстан компаниясе белгечләре күмер электр станцияләре төзүнең генераль планын тәкъдим итте. Әфганстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән инфраструктура проектларын үстерү буенча килешү имзаланды, аның бәясе якынча 1 миллиард доллар тәшкил итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Хәзерге вакытта төрле провинцияләрдә күмер электростанцияләре төзү – өстенлекле проект. Якындагы дәүләтләрдән, нигездә, Таҗикстаннан китерү бик чикле. Бүген Әфганстанда электр көненә бер сәгать ярымга гына бирелә. Төньяк районнарда өлешчә хәрби хәрәкәтләр белән җимерелгән энергетика торышы коллапска тиң. Һәм, әлбәттә, бу проект әфган халкы өчен бик мөһим», – дип билгеләп үтте Рөстәм Хәбибуллин.

Чыганак:http://https://tatar-inform.tatar/news/afganstan-tatarstan-energetiklaryna-infrastruktura-proektlary-ocen-milliard-dollar-bira-5866698

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X