Айдар Фәйзрахманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде
Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановка «Дуслык» орденын тапшырды (Татар-информ, Зилә Мөбәрәкшина)
Ул юбилярга ихтирам, хөрмәт белән Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның теләген, җылы сүзләрен ирештерде.
«Ихлас күңелдән Сезне туган көнегез белән котлыйм. Сез халыкның моңлы баласы, сөекле улы. Аллаһы Тәгалә Сезгә җыр-моңга сәләт биргән. Сез күптән җырчылык кысаларыннан чыгып күпкырлы эшчәнлек алып барасыз, талантлы яшьләрне туплап торасыз. Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәуләт ансамблен Татарстанның мәдәни илчесе итеп атар идем. Һәр төбәктә Сез татар халкын, мәдәниятен танытасыз», - диелгән иде Минтимер Шәймиев котлавында.
Минтимер Шәймиев Айдар Фәйзрахмановка алга таба да исән-имин, сау-сәламәт булып яшәргә, җырларга язсын, дип теләкләрен җиткергән. «Без ул җырларны рәхәтләнеп тыңларбыз», - диелгән котлауда.
«Айдар Фәйзрахманов искиткеч зыялы, тирән әхлаклы, милли-мәдәни укытучылар гаиләсендә туып үскән. Әти-әнисе Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәрендәге Айдар образын үрнәк итеп, улларына шул образ исемен биргәннәр. Айдар Фәйзрахмановка үзен таныту өчен бер җыры гына да диткән булыр иде. Әмма аның зур, олы хезмәте бар. Милли традицияләрне барлап, сәнгатьне танытып яши», - диде Марат Әхмәтов.
- Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов 1955 елның 30 гыйнварында Арча районы, Урта Бирәзә авылында туган. Җырчы (лирик тенор), музыкант, дирижер. Россиянең атказанган (2009), Татарстанның халык (1997) артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2019). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе (2011 елдан) һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың (2002 елдан) сәнгать җитәкчесе. 150дән артык җыр иҗат иткән.
- Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын (1976), Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (Зөләйха Хисмәтуллина курсы, 1981) тәмамлаган. 1981 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты булып эшли башлый. 2015 елдан Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультеты вокаль әзерлек кафедрасы профессоры булып эшли.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев