erid:2VtzquqpS7d
Арча кешесен 1,2 млн сум алимент түләмәгән өчен колониягә озаттылар
Яңалыклар

Арча кешесен 1,2 млн сум алимент түләмәгән өчен колониягә озаттылар

Арча районы прокуратурасы элек судка тартылган 35 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Суд әлеге ир-атны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе 1нче бүлегендә каралган җинаятьләр эшләүдә гаепле дип тапты.

2024 елның мартыннан июньгә кадәр ир-ат элеккеге хатыннарына өч балигъ булмаган балаларны тәрбияләү өчен алимент түләмәгән. Мондый хокук бозулар эшләгән өчен ул моңа кадәр дә административ җаваплылыкка тартылган булган.

Бурычы 1,2 млн сумга җыелган.

Суд ир-атны гаепле дип тапты һәм колониягә 1 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Суд карары үз көченә керде, дип хәбәр иттеләр Арча районы прокуратурасыннан.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев