Арчада мәктәп баскетбол лигасы уеннары уза
Бүген Арча спорт комплексы һәм беренче мәктәп спорт залында мәктәп баскетбол лигасының төбәк этабы уеннары башланып китте.
Анда район этабында җиңү яулаган Арча , Биектау, Теләче, Кукмара, Балтач, Саба, Питрәч һәм Әтнә командалары катнаша.
Безнең район данын Арчаның 5 гимназиясе егетләре һәм 1 мәктәп кызлары яклый.
Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балалрга өстәмә белем һәм тәрбия бирү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Лариса Габитова һәм Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов командаларга уңышлар теләде.
Командалар ике төркемгә бүленеп башта үзара очраша. Иртәгә төркемдә 1-2 урын алган командалар көч сынашачак. . Җиңүче команда республика этабына уза.
Якташларыбызга җиңүләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев