erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атна уртасында Татарстанда -27 градуска кадәр суыта

Атна уртасына кадәр Татарстанда төнге һава температурасы -22..-27 градуска кадәр булырга мөмкин, әмма соңыннан һава торышы җылырак булачак.

Атна уртасына кадәр Татарстанда төнге һава температурасы -22..-27 градуска кадәр булырга мөмкин, әмма соңыннан һава торышы җылырак булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген, 7 нче февраль -22 градуска кадәр суык көтелә, дип язган иде «Татар-информ». Чәршәмбе атнаның иң салкын көне булачак: -17..-22 градус, урыны белән -27 градуска кадәр. Көндез -8..-13 градуска кадәр фаразлана. 

Төнлә һәм пәнҗешәмбе көнне иртән кар явачак, кайбер урыннарда ул көндез дә дәвам итәчәк. Төнлә һава температурасы -9..-14 градус тирәсендә булачак, көньякта -18 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез температураның -3..-8 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразы буенча, 10-11 февральдә явым-төшем ихтималы зур түгел. Һава температурасы: төнлә -10..-15 градус, 11 февральдә аязган вакытта -19, көндез -3..-9 градус», – дип хәбәр ителә фаразда.

Синоптиклар шулай ук атна дәвамында югары басым булуы турында кисәтте. Чәршәмбе көнне ул иң югары булачак: Казанда терекөмеш баганасының 770 мм билгесенә кадәр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/atna-urtasynda-tatarstanda-27-graduska-kadar-suyta-5866678

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X