Чирмешән районы Ивашкино авылында мобилизацияләнгәннәр өчен йокы капчыклары тегәләр
Чирмешән районының Ивашкино авылы хатын-кызлары мобилизацияләнгән сугышчылар өчен йокы капчыклары тегә һәм окоп шәмнәре ясый...
Чирмешән районының Ивашкино авылы хатын-кызлары мобилизацияләнгән сугышчылар өчен йокы капчыклары тегә һәм окоп шәмнәре ясый, дип яза «Безнең Чирмешән» журналисты Марат Гомәров. Барлыгы 80 йокы капчыгы теккәннәр.
«Эченә кереп ятардай әлеге җылы капчыкларны тегү өчен материаллар сатып алуга акча җыюны Светлана Ильина оештырды. Мендәрләр әзер дә инде. Авылдашларыбыз 100 мең сумлап җыелган акчага йомшак сөлгеләр сатып алдылар, сиксәнләп пар йон оекбаш бәйләделәр», - дигән Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Николай Емельянов.
Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре окоп шәмнәре дә ясыйлар. Светлана Краснова моның өчен умарта балавызы алып килгән, дип яза газета.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев